Үзбәкстанда Тукай бәйрәме үтте

26 апреля 2014 г., суббота

Үзбәкстанда Тукай бәйрәме үтте

2014 елның 26 апрель көнне Ташкентның Алишер Навойи исемендәге милли китапхәнасендә, аның бер искиткеч матур биналары сәхнәсендәтатар халкының бөек шагыйре Г.Тукайның туган көненә багышланган әдәби-музыкаль кичә булып үтте. Кичәнең оештыручылары Ташкенттагы татар иҗтимагый мәдәни-агарту Үзәге һәм Татарстанның Үзбәкстандагы вәкиллеге булды.

Проектның авторы, режиссеры һәм алып баручысыТатарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, “Toshkent” Телерадиоканалының мөхәрриреминРәйхан Манняпова булдым. Кичәнең рәсми өлешендә Г.Тукай иҗатының гомумбайлыгы турында сүзләре белән Татарстанның Үзбәкстандагы вәкиле Р.А. Шакиров чыгыш ясады.

Кичәнең әдәби өлешеСау бала елыдәүләт программасы рамкасында үткәрелде, шуңа күрәТукай һәм балалар әдәбиятытурында берникадәр мәгълүмәтләр дә бирелде. Шул темага татар телен өйрәнүче балалар төркеме чыгыш ясады. Алар Г.ТукайныңТуган авыл”, “Кызыклы шәкерт,” “Бала белән күбәләкдигән шигырләрен сәхнәләштереп, тамашачыларга тәкъдим иттеләр һәм Л.Батыр-БолгариныңТуган телдә җырыбыздип аталган җырын башкардылар. Шулай ук, халкыбызның күренекле шәхесе Халикова А.К. һәм әзербайҗан мәдәни үзәгенең үзәшчән шагыйрәсе Назлы-ханым Тукайга багышлап, үзләренең шигырьләрен укыдылар. Татарстан Республикасының мәдәният буенча Министрлыгы тарафыннанМәдәнияттәге казанышлары өчендигән күкрәк билгесе белән бүләкләнгән, күренекле шагыйрәбез Флүзә Заманова Г.ТукайныңШүрәлеәсәрен һәм үзенеңТукайга багышлаудигән шигырен укыды.

Кичәнең музыкаль өлешендә Башкортстанның атказанган артисты Фирүзә Халдарова Г. Тукай шигырләренә иҗат ителгән романсларын башкарды һәм мин дә, профессиональ җырчы буларакТәфтиләүһәмСахралардадигән татар халык җырларын башкардым.

Чараны йомгаклавында, кичәдә катнашучылар залда утыручы ватандашлар белән бергә аякка басып, Г.ТукайныңТуган телҗырын башкардылар. Тамашачылар кичәне күтәренке күңел белән каршы алдылар.

Рәйхан Мяннапова

Ташкент

 


Любое использование материалов допускается только с письменного согласия Представительства РТ в РУз при наличии гиперссылки на портал Представительства РТ в РУз (prtuz.tatarstan.ru)

 

ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International