Марат Әхмәтов Үзбәкстан Республикасының Бохара өлкәсе делегациясе белән очрашты

11 июля 2019 г., четверг

8 июльдә Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары – Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры  Марат  Әхмәтов  Үзбәкстан  Республикасының Бохара  өлкәсе  делегациясе  белән  очрашты, аны  Үзбәкстан  Республикасының Бохара  өлкәсе хакиме урынбасары Сөннәтулла Хикмәт  җитәкли. 

Очрашуда шулай ук Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры  урынбасары Нәҗип Хаҗипов һәм  Ришат Хәбипов, Татарстан  Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Герман Лернер, «РАЦИН» АҖ генераль директоры  Әсхать  Шәрәпов һәм башка кызыксынучы затлар катнашты.

Очрашуны  Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы  башлыгы  Марат  Әхмәтов  ачты.    «Без  сезне Татарстанда  күрүебезгә  бик  шатбыз», – дип  башлады  ул  сүзен.   Министр Татарстанда      агросәнәгать комплексын  үстерүнең  инновацион  юлларына  зур  игътибар бирелүе  турында  әйтте.   «Соңгы  15 ел эчендә  без  модернизацияләүнең  шактый  зур  юлын уздык, – диде  Марат  Әхмәтов,  әмма республикада үсеш  өчен  куәт   бар  әле.  Без  инвестицияләр  җәлеп  итү  өчен  ачык».

 Сөннәтулла Хикмәтов, делегация  белән  таныштырып,    Россия һәм Узбәкстанның  һәрвакыт  ышанычлы  һәм мөһим  партнерлар  булуын  билгеләп  үтте.    Илләр  арасында  товар  әйләнеше  2018 елда    6 млрд долларга  җитте,  ә  Татарстан  белән  -   146 млн долларга .   Узбәкстан товар  әйләнешен  арттыру  турында   уйлый  һәм  Татарстан  белән  сөт,  шәраб, кошчылык  продукциясе кебек  юнәлешләр  буенча  хезмәттәшлек  итәргә  әзер,  шул  исәптән  кластерлар кысаларында.    

Моннан  тыш, Үзбәкстан  Республикасының Бохара  өлкәсендә  теплицалар  төзү  буенча  күләмле  проект  гамәлгә ашырыла, яшелчәләр  үстерү  өчен  шул  проект   кысаларында  елга  1000 га теплица  җитештерелгән.   Шуңа  күрә  үзбәкләр  ягы  хезмәттәшлекнең  экспорт  юнәлешләрен  дә  карарга,  шулай  ук  Татарстанда  күпләп-бүлү үзәген  төзүгә  акчалар  кертергә   дә әзер.    

Очрашуда  катнашучылар шулай  ук терлекчелек өлкәсендә тәҗрибә алмаштылар.  Үзбәкләр ягы Татарстанда  тармакка дәүләт ярдәме программалары  белән кызыксындылар  һәм аларны үзләренең  республикасында  гамәлгә кертү  максатында  җентекләп  өйрәнергә  уйлыйлар.

 

Информация с сайта: http://agro.tatarstan.ru/tat/index.htm/news/1512547.htm

ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International