Казанда "Үзбәкстан гүзәле - 2019" җиңүчесен ачыкладылар

27 марта 2019 г., среда

Татарстан Халыклар дуслыгы йортында "Үзбәкстан гүзәле - 2019" матурлык конкурсы җиңүчесен ачыкладылар. "Үзбәкстан гүзәле—2019" титулын Юлия Ким яулады.

Быел җиңүче исемен алу өчен Татарстан Республикасы башкаласына Ташкенттан укырга килгән җиде студент кыз ярышты.

Бәйге өч этапта узды. Кызлар милли җыр һәм бию башкарды, шигырь сөйләде. Шулай ук алар интеллектуаль викторина сорауларына җавап бирде.

"Үзбәкстан гүзәле—2019" титулын яулаган Юлия Ким "Дөньяның энҗе бөртеге” халыкара студентлар матурлык бәйгесендә үз илен тәкъдим итәчәк.

 

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/03/26/183345/

ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International