Үзбәкстанда яшәүче хезмәт ветераны Рәисә Акчурина 90 яшьлеген бәйрәм итә

11 марта 2019 г., понедельник

Үзбәкстанның Карши шәһәрендә яшәүче хезмәт ветераны Рәисә Акчуринага 90 яшь тулган. Аны Кашкадәрья өлкәсенең Татар-башкорт милли-мәдәни үзәге активистлары һәм «Узбурнефтегаз» акционерлар компаниясенең профсоюз комитеты вәкилләре котлаган.

Рәисә Акчурина хезмәт юлында бик күп вазифалар (хисапчы-кассир, секретарь-машинист, кибет мөдире һ.б.) башкарган. Соңгы эш урыны - «Узбекнефтегазгеология» җитештерү берләшмәсе (хәзер - «Узбурнефтегаз» АҖ). Ул шулай ук Мәскәү өлкәсенең Гурьево шәһәрендә эшләгән, Мәскәүдәге хәрби госпитальләрнең берсендә төнлә кизү торган, Бөек Ватан сугышы елларында Татарстанда күмәк хуҗалыкта эшләгән.

Татар-башкорт милли-мәдәни үзәгенең иң яшь әгъзаларыннан берсе Әминә Мөҗипова юбилярга барлык кунаклар исеменнән чәкчәк тапшырган. Үзәк директоры Фирүзә Ихсанова татар диспорасының иң өлкән вәкилләренең берсе булган Рәисә Акчуринаның оптимист һәм хезмәт сөючән кеше булын искә төшергән. «Узбурнефтегаз» АҖ профсоюз комитеты хезмәткәре Җәмшид Буриев юбилярга сәламәтлек, бәхет һәм иминлек теләгән.

Рәисә Акчурина Кашкадәрьяның танылган баянчысы Эдуард Епишинга кушылып үзенең яраткан җырын башкарган. Бу кичтә дөнья халыкларының башка популяр җырлары да яңгыраган.

Кичә ахырында юбиляр Кашкадәрья өлкәсенең Татар-башкорт милли-мәдәни үзәгенә, «Узбурнефтегаз» акционерлык җәмгыятенә, Кашкадәрья өлкәсе Сәламәтлек саклау идарәсенә һәрдаим игътибар һәм кайгыртучанлык күрсәткәннәре өчен рәхмәт әйткән.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/03/11/182347/

ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International