Ташкентта Мөхтәр Әшрәфи исемендәге музейда Ташкент шәһәренең татар иҗтимагый мәдәни-агарту үзәге тарафыннан Гаяз Исхакыйны искә алу кичәсе оештырылган иде.
Кичәне Үзбәкстанның дәүләт хор капелласы солисткасы, Татарстан Республикасы һәм Башкортостан Республикасының атказанган артисткасы Ф.Халдарова ачып җибәрде.
Татар халык җырларының үзенчәлекле башкаручысы Әдһәмова Г. Исхакыйның тормышы һәм иҗаты турында, 10 майда 99 яшен билгеләп узачак Ташкент шәһәрендә яшәүче туганы Сөембикә Шәрипова гаиләсенең авыр тормышы турында сөйләде.
Информация с сайта: https://tatar-inform.tatar/news/2019/03/04/182009/