Ташкентта цирк артистлары Хаметовлар тамашачыларга авторлык проектын күрсәткән

25 февраля 2019 г., понедельник

23 февраль көнне Ташкентта яшәүче милләттәшләребез Рөстәм һәм Камилә Хаметовлар "CIRCUS" проектын тамашачыларга тәкъдим итте. Бу хакта "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгына Үзбәкстанда Татарстан Республикасының вәкиллеге хәбәр итә. 

Хаметовлар Ташкентның Татар мәдәни иҗтимагый үзәге тарафыннан оештырылган барлык чараларда да актив катнаша. Сабан туе, Татарстан Республикасы көне, "TATFEST", хәйрия акцияләрен бер дә калдырмый. 

Үзбәкстанның мәдәни дөньясы, цирк сәнгате һәм спорт өлкәсендә зур вакыйгага әверелгән чарада Үзбәкстан дәүләт циркы директоры Рөстәм Мәдҗиев, "DLUX" компаниясе директоры Михаил Козлов цирк артистлары, спортчылар һ.б. катнашкан. 

Тамашачыларга тәкъдим  ителгән программада олылар белән бергә балалар да чыгыш ясаган.

Рөстәм һәм Камилә Хаметовлар республика бәйгеләрендә генә түгел, ә цирк сәнгате өлкәсендә халыкара конкурсларда да җиңүләр яулаган артистлар. Уллары Далер белән берлектә, алар Минск, Астана, Будапешт, Рига һ.б шәһәрләрдә чыгыш ясый. 

Икесе дә Үзбәкстанның Шөхрәт медаленә ия. Әлеге бүләк Үзбәкстан гражданы булмаса да, илнең икътисады, фән һәм мәдәниятен үстерүдә, яшь буынны тәрбияләүдә зур өлеш кертүчеләргә бирелә.

 

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/02/25/181543/

ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International