Ташкентта татар яшьләре берлеге оешуга 10 ел тулу уңаеннан TATAR FEST узды

22 октября 2018 г., понедельник

21 октябрь көнне Үзбәкстанда Ташкент шәһәренең Анхор-Локомотив мәдәният һәм ял паркында TATAR FEST көз бәйрәме узды. Бәйрәм Ташкент шәһәренең татар иҗтимагый мәдәни-агарту үзәгенең яшьләр советына 10 ел тулу уңаеннан оештырылды.

Тантаналы ачылышта Үзбәкстан Республикасында Россия Федерациясе Илчесе киңәшчесе, Үзбәкстанда Россия белән хезмәттәшлек вәкиллеге җитәкчесе Р.Шакиров Ташкент шәһәренең татар иҗтимагый мәдәни-агарту үзәге Ришат Нәбиуллин, Бөтендөнья татар конгрессының Башкарма комитеты рәисе урынбасары, Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Тәбрис Яруллин катнашты.

TATAR FEST бәйрәме кысаларында паркта чүлмәк вату, бау тарту, кашыкка йомырка куеп йөгерү кебек татар милли уеннары узды. Шулай ук гамәли-декоратив сәнгать һәм татар халкы көнкүреше күргәзмәсе оештырылган иде.

Бәйрәм “Изге нур” татар халык фольклор ансамбле, “Яшьлек” татар-башкорт ансамбле, “Сандугач” татар ансамбле, “Ләйсән” бию ансамбле чыгышларыннан торган концерт, татар халкы гимны “Туган тел” җырын җырлап төгәлләнде.

ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International