Казанда “Язмыш сынавы” спектакле белән Үзбәк милли академия театрының (Ташкент. ш.) гастрольләре ачылды. Г.Камал театрының Зур сәхнәсендә сәламләү сүзе белән Татарстан Республикасы Мәдәният министрының беренче урынбасары Камалова Эльвира Рафаил кызы, Үзбәк милли академия театры директоры, ҮР атказанган артисты Масудов Фәтхулла Хөсәен улы, Г.Камал театрының баш режиссеры Бикчәнтәев Фәрит Рәфкать улы һәм Г.Камал театры директоры Якупов Илфир Илшат улы чыгыш ясады. Шулай ук гастрольләр ачылышында Үзбәкстан Республикасында Татарстан Республикасы Вәкиле Шакиров Рамил Әнвәр улы, Ташкент шәһәренең Татар мәдәни үзәге советы рәисе Гыйниятуллин Рим Абдулла улы һәм Камал театры артистлары да катнашты.
Фоторепортаж: https://kamalteatr.ru/about-the-theatre/media/news/the-opening-of-the-tour-of-the-uzbek-national-the