14 сентябрьдә Ташкент шәһәрендә Үзбәкстан Милли театры сәхнәсендә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры гастрольләре ачылды. Үзбәк театры җитәкчеләре камаллыларга уңышлы гастрольләр теләде, ә Камал театры директоры һәм баш режиссеры аларга истәлекле бүләкләр тапшырды.
Сәхнәдән сәламләү сүзләрен ҮР Мәдәният министрының беренче урынбасары, Үзбәкстанның халык артисты Назарбәков Өзөдбәк Әхмәт улы, Үзбәкстан Республикасында Рооссия Федерациясе вәкиллегенең беренче киңәшчесе Шакиров Рамил Әнвәр улы, Үзбәкстан милли академия драма театры директоры, ҮР атказанган артисты Масудов Фәтхулла Хусан улы, Г.Камал театрының баш режиссеры Бикчәнтәев Фәрит Рәфкать улы һәм Камал театры директоры Якупов Илфир Илшат улы җиткерде.
Тарихи гастрольләр легендар "Зәңгәр шәл" спектакле белән ачылды. Үзбәкстан тамашачысы театрны бик җылы каршы алды - залда аншлаг иде. Бүген, гастрольләрнең икенче көнендә "Бабайлар чуагы" спектакле уйнала.
Фоторепортаж: https://kamalteatr.ru/about-the-theatre/media/news/the-opening-of-the-tour-of-g-kamal-theatre-in-uzbekistan-photos-/?lang=tat