12 сентябрьдә, 33 елга беренче тапкыр, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры Үзбәкстанга гастрольләргә килде. Камаллыларны Ташкент шәһәренең Ислам Кәримов исемендәге халыкара аэропортында тантаналы төстә каршы алдылар. Әлеге чарада Үзбәкстан милли академия драма театры җитәкчеләре, Үзбәкстан Республикасы матбугат чаралары, Үзбәкстан Республикасындагы Татарстан вәкиллеге, Ташкент шәһәренең Татар мәдәни-агарту җәмгыяте вәкилләре катнашты.
Күптән көтелгән гастрольләр 14-16 сентябрьдә Үзбәк милли академия драма театры сәхнәсендә үтә. Әлеге гастрольләргә Камал театры артистлары һәм техник хезмәткәрләре - барысы бергә 86 кешелек состав белән килде. Гастрольләр вакытында камаллылар Ташкен һәм Сәмәрканд шәһәрләренең туристик урыннары белән танышачак.
Камал театрының Үзбәкстанга соңгы гастрольләре 1985 елда булган. Ул гастрольләрне, тулы тамаша залларын, көчле алкошларны театрның өлкән буын артистлары әле дә хәтерли.
2017 елның сентябрендә Үзбәкстан республикасында Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов белән эшлекле очрашу вакытында Үзбәкстанның татар диаспорасы Камал театрын Ташкентка алып килү мөмкинлеген булдыру хакында үтенечләрен җиткергәннәр иде. Бер елдан соң Үзбәкстан һәм Татарстан мәдәният министрлыклары килешүе нигезендә бу үтенеч тормышка ашырылды.
24-27 сентябрьдә Үзбәк милли академия драма театрының Казан шәһәрендә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры сәхнәсендә шулай ук гастрольләре үтәчәк.
Үзбәкстан Республикасында
Татарстан Республикасы вәкиллеге