Ташкентта Татар кызы һәм Татар егете бәйгесе икенче тапкыр уздырыла

5 июня 2018 г., вторник

10 июнь көнне Ташкент каласында Сабантуй бәйрәме кысаларында Татар кызы һәм Татар егете бәйгесе үтәчәк.

Бәйге 4 июньнән 10 июньгә кадәр дәвам итә. Аның шартлары буенча, катнашучылар милли киемнәрдә төшкән фотосурәтләрен социаль челтәрдәге махсус төркемдә урнаштыргач, тавыш бирү башланып китә. Катнашучылар 3 яшьтән 15 яшькә кадәр һәм 16 яшьтән 35 яшькә кадәр булган 4 төркемдә көч сынаша.

Җиңүчеләр 10 июнь көнне фотографияләргә куелган лайклар санына карап билгеләнәчәк.

ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International