КАМАЛ ТЕАТРЫ ДЕЛЕГАЦИЯСЕНЕҢ ТАШКЕНТ ШӘҺӘРЕНӘ ЭШЛЕКЛЕ СӘФӘРЕ

17 мая 2018 г., четверг

14-17 майда Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театарының  Илфир Якупов җитәкчелегендәге делегациясе эшлекле сәфәр белән Ташкент шәһәрендә булып кайтты.

Делегация составында шулай ук директор урынбасары Р. Сәхибуллин, яктырту һәм монтажлау цехлары җитәкчеләре И.Әминов һәм И. Җамалиев та бар иде. Эшлекле сәфәр барышында Үзбәк милли академия театры җитәкчесе Фәтхулла Масудов, Татарстан Республикасының Үзбәкстандагы даими вәкиллеге, Ташкент Татар иҗтимагый мәдәни-агарту үзәге вәкилләре белән очрашу да узды.

Делегация Әмир Темур музеена барды, Алишер Навои исемендәге Дәүләт академия опера һәм балет театры җитәкчелеге, Үзбәкстан Яшьләр театры, “Дийдор” театр-студиясе җитәкчелеге белән очрашты. Ташкент һәм Сәмаркандның истәлекле урыннарында булды.

Үзбәкстан татар диаспорасы чакыруы буенча, сентябрь уртасында Камал театрының Ташкентта гастрольләре көтелә. Бу хакта диаспора вәкилләре узган елның сентябрь аенда Татарстан Президентының рәсми сәфәре вакытында үткән очрашуда Рөстәм Миңнехановка үтенеч белән мөрәҗәгать иткәннәр иде.

Сайт: https://kamalteatr.ru/about-the-theatre/media/news/kamal-theatres-delegates-tashkent-bulgan/?lang=tat

ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International