Үзбәкстанның Җизак шәһәрендә Сабантуй бәйрәмен билгеләп үттеләр

16 июля 2019 г., вторник

14 июльдә Үзбәкстанның Җизак шәһәрендәге «Аср» ресторанында татар халкының милли бәйрәме – Сабан туен билгеләп үттеләр. Бәйрәмне Җизак өлкәсенең «Идел» Татар милли-мәдәни үзәге оештырды.

Бәйрәмне «Идел» Татар милли-мәдәни үзәге рәисе А.М.Гыйззәтуллин ачты һәм кунакларны Сабан туе белән котлады. Ул Үзбәкстанда бер-берсен рухи кыйммәтләре белән баетып, бер зур гаилә булып төрле милләт һәм халык вәкилләренең яшәвен билгеләп үтте. Ил Хөкүмәте әлеге халыкларның традицияләрен, йолаларын, көнкүрешен, мәдәни мирасын һәм телен саклау өчен бөтен шартларны тудыра. Республика, өлкә һәм районнарда «Үзбәкстан – безнең уртак йортыбыз» шигаре астында үткәрелә торган фестивальләр – шуның ачык мисалы.

Үзбәкстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Милләтара мөнәсәбәтләр һәм чит илләр белән дусларча элемтәләр комитетының бүлек башлыгы У.Ю.Турсунов котлау сүзләре белән чыгыш ясады. Бәйрәм чарасында катнашучыларны Татарстан Республикасының Үзбәкстан Республикасындагы Вәкаләтле вәкиллеге киңәшчесе Н.Ю.Кәримов тәбрик итте. Ул Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Сабан туен оештыручылар һәм бәйрәмдә катнашучыларга юллаган сәламләү хатын укыды.

Чарада Җизак өлкәсенең рус, корея, таҗик, кыргыз мәдәни үзәкләре рәисләре, Казан вузлары студентлары һәм абитуриентлары, шулай ук Җизак һәм Гөлстан шәһәрләренең киң җәмәгатьчелеге катнашты.

«Идел» Татар милли-мәдәни үзәге активистлары Зәет һәм Марлен Җәләловларның гаилә музыкаль тандемы тәкъдим иткән татар, үзбәк, рус һәм инглиз телләрендәге заманча көйләр, композицияләр һәм җырлар бәйрәм программасын тагын да баетып җибәрде. «Идел» Татар милли-мәдәни үзәге рәисе урынбасары Э.Гыйззәтуллина җитәкчелегендәге балалар төркеме татар һәм рус телләрендә җырлар башкарды.

Ташкенттан килгән кунаклар – Үзбәкстан һәм Татарстанның халык артисты, Үзбәкстан Республикасы Оборона министрлыгы кораллы көчләре үзәк җыр һәм бию ансамбле солисты М.Хәкимов, шулай ук М.Бохарова җитәкчелегендәге «Изге нур» татар халык фольклор ансамбле чыгышы тантананың иң югары ноктасы булды. Бәйрәм кунаклары мавыктыргыч бәйгеләр һәм хаклык уеннарында актив катнашты. Әлеге бәйрәм (анда татар һәм башкортлар гына түгел, Җизак өлкәсендә яшәүче башка милләт вәкилләре дә килгән иде) гореф-гадәтләрнең буыннан-буынга күчү үрнәге, халыкларның үзара аңлашу, берләшү символы булып тора.

Тантана ахырында «Идел» Татар милли-мәдәни үзәге рәисе А.М.Гыйззәтуллин бәйрәмне оештыруда ярдәм һәм игътибар күрсәткәннәре өчен Җизак өлкәсе, Үзбәкстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Милләтара мөнәсәбәтләр һәм чит илләр белән дусларча элемтәләр комитеты җитәкчелегенә, Татарстан Республикасының Үзбәкстан Республикасындагы Вәкаләтле вәкиллегенә рәхмәт белдерде. Ул Ташкенттан килгән кунаклар М.Хәкимов һәм М.Бохаровка, шулай ук Ю.Сторожук һәм А.Халматовага Рәхмәт хатлары тапшырды.

Җизакта узган Сабан туенда 300дән артык кеше катнашты.

 

Татарстан Республикасының

Үзбәкстан Республикасындагы вәкиллеге

ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International